Винарис белән Лилия туенда шаккаткыч хәл булган

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова туе бу көннәрдә бөтен социаль челтәрләрне шаулатты. Соңлап кавышкан ярларның әлеге бәйрәмнәре искиткеч күңелле узган һәм кеше ышанмастай шаккаткыч хәлләр дә булган. Бу хакта «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз социаль челтәрләрдә язган.

«Туйга бармадыңмы әллә язмыйсың диләр? Бардым… туй шикардос булды. Татар эстрадасы артистлары, театр артистлары, туганнар, дуслар җыелган туй бер сулышта үтте. Дускаем Лилия белән дускаем Винарисның туй киемнәре пардан тегелгән бик килешле булды.
Ә иң кызык өлеше… языргамы? ТНВ да күпме сериал тәрҗемә иттем мондый сюжетлысы булганы юк иде. Мин кияүгә чыксам аерылышкан ирем килер иде микән? Ә алар килгәннәр гаиләләре белән килгәннәр… үзләре белән сөйләштем, бер табын артында утырдык ниләр турында сөйләшкәннне язасы килми ну кызык җаман кызык.. Видеоларны карап алыгыз. Гөлфия шатланды, ди.Ә мин аның белән аралашкач сокландым», — дигән Дилбәр.


Фикер өстәү