9 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара стоматологлар көне

Бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел – 2001 елда билгеләнеп үтә башлый.

Археология фәне стоматолог һөнәренең бик борынгы заманда да булуын исбатлый. Тешләрне дәвалау аппаратына охшаган беренче машина инде 9 мең ел элек кулланыла.

Бәйрәмне стоматологлар, дантистлар һәм аларның ассистентлары, укытучылар, студентлар, интерннар, профильле медицина уку йортларын тәмамлаучылар билгеләп үтә.

Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне

Бу һөнәри бәйрәм РФ Президентының 2013 елның 9 февралендәге указы белән билгеләнә.

Йөз ел элек, 1923 елның 9 февралендә, СССР хезмәт һәм оборона советы «Гражданнар авиациясе буенча совет оештыру турында»гы карар кабул итә. Бу көн Россиядә гражданлык авиациясенең туган көне булып санала. Шул ук елның июлендә 420 чакрым озынлыктагы Мәскәү — Түбән Новгород маршруты буенча беренче даими эчке линия ачыла.

Беренче гомуми халык санын алу

1897 елның 9 февралендә Россия империясендә Гомуми халык санын алу башлана. Ул XIX гасыр ахырында Россия халкының саны һәм составы турындагы дөрес мәгълүматлар чыганагы була. Бу вакытта Россия империясендә 124,6 миллион кеше яши. Халык санын алу инициативасы белән күренекле рус галиме Петр Семенов-Тян-Шанский чыга. Халык санын алу совет хакимияте вакытында 1920, 1923, 1926, 1937, 1939, 1959, 1970, 1979 һәм 1989 елларда уза. Россиядә беренче сан алу 2002 елның октябрендә була.

Фигуралы шуу буенча беренче чемпионат

1896 елның 9 февралендә фигуралы шуу буенча беренче дөнья чемпионаты уза. Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ИСУ) рәсми турниры Санкт-Петербургта Юсупов бакчасында үткәрелә. Беренче дөнья чемпионатында бары тик ир-атлар шуа. Җиңүче булып немец Гильберт Фукс таныла. Рус спортчыларының иң яхшысы Георгий Сандерс 3 нче урынны ала. Ә анда катнашучылар дүртәү була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү