Пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Пневмония бернинди билгеләрсез дә булырга мөмкин»

Үпкә авырулары, аерым алганда пневмония, үлем-китемгә китергән чирләр рәтендә алдынгы урында тора. Коронавирус та иң беренче чиратта үпкәләргә бәрде. Әлеге чир белән авырып терелүчеләр арасында үпкә ялкынсыну очраклары аеруча еш очрый. Аннан ничек сакланырга? Пневмония бернинди билгеләрсез генә уза аламы?

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Бүген хастаханәләрдә үпкә ялкынсынуга бәйле вазгыять ничегрәк?

– Узган елгыдан әллә ни аерылмый. Саннар артмый. Әмма соңгы арада пневмония күбрәк грипп, коронавирус кебек вируслы авырулардан соң өзлегү рәвешендә күзәтелә. Хәзер кеше рентген урынына күбрәк томография ясатырга тырыша. Ник дигәндә, ул икеләтә сизгер. Шуңа күрә соңгы арада вируслы пневмония очраклары күбрәк ачыклана башлады.

– Коронавирус сәбәпле килеп чыккан пневмония башка вируслы авырулар, әйтик, шул ук грипп сәбәпле пәйда булганыннан аерыламы?

– Грипп белән коронавирус вакытында үпкәләр бер үк дәрәҗәдә зараралана. Һәр ике очракта да альвеолалардагы кан тамырларына зыян килә. Әмма коронавирус вакытында алар күбрәк зарарлана. Шулай да хәзер инде халыкның әлеге чиргә карата иммунитеты бар. Шуңа күрә коронавирусны да бүген күпләр җиңелчә формада уздыра. Ковид вакытында үпкәләргә зыян килеп, аны авыр формада уздыру очраклары соңгы арада ун тапкыр диярлек кимеде.

– Пневмония бернинди билгеләрсез дә уза аламы?

– Әйе, кызганыч ки, уза ала. Кешенең хәтта температурасы да күтәрелмәскә мөмкин. Пневмонияне нинди билгеләр буенча чамаларга соң? Андый чакта кешедә ютәл пәйда була. Ул көннән-көн көчәя. Кешедә хәлсезлек күзәтелә, тыны кысыла. Кандагы кислород дәрәҗәсе (сатурация) төшеп, кешенең тыны кысыла башласа, кичекмәстән компьютер томографиясе ясатырга кирәк.

– Үпкә ялкынсынудан саклану өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Грипп, коронавирус кебек вируслы чирләр аркасында пневмония барлыкка килмәсен өчен, иң беренче чиратта алдан хәстәрен күреп, вакцина ясатырга кирәк. Гриппка каршы вакцинаны сентябрь, октябрьдә үк ясатып кую хәерле. Дөрес, алдан өлгермәсәң, аны грипп котырган чорда кадатсаң да була. Коронавируска каршы вакцинаны ел дәвамында ясатырга мөмкин. Болар бар да чирне җиңелчә формада уздырып, пневмония кебек җитди өзлегүләрне булдырмый калырга ярдәм итә.

– «Пневмо 23» вакцинасы кемнәргә тиеш? Аны бушлай ясатып буламы?

– Әлеге вакцина пневмония, отит, менингит кебек чирләр китереп чыгаручы пневмококка каршы ясала. Пневмонияне булдырмас өчен, аны биш елга бер тапкыр кадыйлар. Аны «Превенар 13» вакцинасы белән бергә ясату да яхшы. Прививкалар календаре буенча әлеге вакцина 2–3 айлык, 5–6 айлык, 1,5 яшьлек балаларга да билгеләнә. Шулай да «Пневмо 23» вакцинасы иң беренче чиратта хәвеф төркеменә кергән, 65 яшьтән өлкәнрәк, хроник үпкә авырулары, шикәр чире, йөрәк, аутоиммун авырулары булган, гемодиализдагы, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә ясала. Әмма ул фәкать табиб белән киңәшеп кенә эшләнергә тиеш. Әлеге вакцинаны бушлай да ясатып була.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү