Ни өчен кыяр һәм помидорның кыйммәт торуын аңлатканнар

Сатучылар әйтүенчә, бәяләрнең “тешләвенә” каты суыклар гаепле.

Казанда яшәүчеләр яшелчә бәясе артуга зарлана башлаган. Хәзер кыяр-помидор кибетләрдә генә түгел, базарларда да нык кыйммәтләнгән. Сатучылар исә бәяләрнең “тешләвен” каты суыклардан күрә. Алар әйтүенчә, кайбер яшелчә складларда өшеп әрәм булган.

Хәзер помидор бәясе 150-350 сум, кыярныкы – 260-500 сум. Кыйммәтлегенә карамастан, тәме искитәрлек түгел. Шулай ук башлы суган һәм кишер бәясе дә арткан.

Сатучылар фикеренчә, яшелчәнең кыйммәтләнүе кышның суык килүенә бәйле. Җирле яшелчәне үстерү өчен теплицаны нык җылыту гына түгел, саклагычларны да җылыту таләп ителә чөнки, ди алар.


Фикер өстәү