Сакланыр чак. Вируслы чирләр котырган чорда ничек сынмаска-сыгылмаска?

Вирус котыра! Соңгы арада бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Арабызда сезонлы ОРВИ, грипп белән авыручылар күп. Коронавирус йоктыручылар саны да арта бара. Вируслы чирләр котырган чорда ничек сынмаска-сыгылмаска? Авырудан ничек сакланырга?

Балтач районының Бөрбаш авылында бүген гаиләләре белән авыручылар шактый. Авыл мәктәбендә биология фәнен укытучы Мәлик Сибгатуллин сүзләренә караганда, вирус мәктәпкә дә үтеп кергән.

– Баштарак балалар бакчасына йөрүче сабыйлар авырып алган иде. Хәзер укучылар арасында да вирус йоктыручылар шактый. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары арасында күп андыйлар. 34 баланың унбише авырый. Чирдән саклану чараларын күрәбез. Күбрәк суган, сарымсак ашарга тырышабыз. Аларны сыйныф бүлмәләренә дә кисеп куеп, яңартып торабыз. Ата-аналарга: «Баланың тамагы авыртса, температурасы күтәрелсә, аны мәктәпкә җибәрмәгез, авыру шуннан башлана», – дип әйтеп куйдык, – ди ул.

Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында исә ул яктан тынычрак икән. Авылда грипп, ОРВИ белән авыручылар берән-сәрән генә күзәтелә.

– Элек кышын грипп, ОРВИ белән авырый идек тә ел буенча җитәрлек иммунитет барлыкка килә иде. Хәзер алай түгел. Коронавирус чире дә гадәти грипп белән тиңләште бугай инде, беренче елдагы кебек үк куркытмый. Ике ел рәттән ярыйсы гына көчле авырдым. Үзем ниндидер махсус препаратлар эчәм дип әйтә алмыйм, витаминга бай ризыклар белән яхшы итеп тукланырга тырышам. С витаминына бай апельсин, мандарин, алма, катырылган карлыган – даими рационда. Әле соңгы вакытта кичләрен чи суган капкаларга гадәтләндем, – ди шушы авылда яшәүче Гөлназ Гәрәева.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик чиктән 21 процентка арткан. ОРВИның барлык төрләре арасында иң киң таралганы – грипп. Бүген очраган вируслы авыруларның 92,3 проценты нәкъ менә шуңа туры килә. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 1,8 миллион кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Шуларның 400 меңе – балалар.

Балалар дигәннән, соңгы арада алар арасында да грипп, ОРВИ йоктыру очраклары арткан. Казанның 11 нче шәһәр балалар хастаханәсе педиатры Гөлназ Азизова моны, иң беренче чиратта, көннәр җылы булуга бәйләп аңлата.

– Көннәр җылыту белән вируслар активлашты. Аннары битлек режимы бетерелүнең дә йогынтысы юк түгел. Кешеләр тынычланды, саклык чараларын үтәми башлады. Коронавирус белән авырганнан соң күпләрнең иммунитеты төште. Шул рәвешле башка төр вируслы авыруларга юл ачылды. Соңгы арада балалар арасында да ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны бик нык артты. Коронавирус очраклары да уртача 30 процентка күбәйде. Яңа елга кадәр балалар күбрәк гриппның А штаммы белән авырган булса, хәзер нигездә В штаммы күзәтелә. Сезонлы ОРВИ очраклары да еш очрый. Грипп вакытында температура бик югары була. Ул 5–7 көн дәвам итә. Бала гәүдә авырту, сөякләр сызлаудан зарлана. Косарга, эче китәргә мөмкин. ОРВИ берничә сәгатьтән башлап, ике тәүлек дәвамында кешедән кешегә йогарга мөмкин. Чир билгеләре күренүгә үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Гөлназ Азизова.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов фикеренчә, соңгы арада вируслы чирләр белән авыручылар саны артуга аптырыйсы юк. Ник дигәндә, елның-елында шушы чорда күзәтелә торган хәл бу.

– Узган елның сентябреннән бирле Татарстанда 3 меңнән артык грипп йоктыру очрагы теркәлде. Соңгы арада күбрәк гриппның В штаммы очрый. А штаммыннан аермалы буларак, ул ике дулкында уза. Башта кешенең температурасы 38–39 градуска кадәр күтәрелә дә дару эчкәч төшә. Кеше үзен тулысынча терелгән кебек хис итә. Әмма ике-өч көннән соң температура кабат күтәрелә. Бәхеткә, грипптан үлем-китем очраклары теркәлмәде. Монда гриппка каршы ясалган вакцинаның өлеше зур, – ди белгеч.

Коронавирус та чигенми. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә Татарстанда ковид йоктыруның 104 очрагы теркәлгән. Шул рәвешле республикада коронавирус белән авыручылар саны 196325гә җитте. Бүген республикада 17 инфекция хастаханәсе эшли.

– Хәзер коронавирус элеккечә үк гадәти ОРВИ кебек уза. Кешенең җиңелчә генә температурасы күтәрелә, ютәл борчый. Дөрес, хроник чирләре булган, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр аны элеккечә үк авыр кичерә. Апрель аена республикада грипп, ОРВИ белән авыручылар саны кимеячәк. Коронавирус буенча вазгыятьне фаразлавы кыенрак. Шулай да, өч еллык күзәтүләр буенча карасак, ул елның теләсә кайсы вакытында күзәтелергә мөмкин, – ди Дмитрий Лопушев.

Белгеч, вируслы чирләр йоктырмас өчен, гади генә кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү, вируслы авыру йоктырган кеше белән аралашмау, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, тузаннарны сөртеп торырга кирәк, ди ул. Температура күтәрелсә, укырга, эшкә бармыйча, вакытында дәвалана башларга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү