«Тормыш әлифбасы» проекты волонтерлары Эльвира белән Алена: «Сау-сәламәт балалар да читтә калмасын иде»

Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, авыру балаларга булышырга өйрәндек инде. Ярдәм кирәклеге хакында берәр хәбәр күрүгә, шундук ничек тә үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Ә менә «Тормыш әлифбасы» («Азбука жизни») проекты волонтерлары Эльвира Сәфәргалиева белән Алена Яковлева,  сау-сәламәт балалар да читтә калмасын иде, дигән теләктә яши.

– Бик күп мәктәпләргә ярдәм кирәк. Әкренләп спорт җиһазлары да искерә. Уйлаштык-уйлаштык та балаларыбыз укыган мәктәпкә үзебез ярдәм итәргә булдык. Нигә әле һаман дәүләттән генә өмет итеп ятарга соң? Без бу эшне тизрәк тә эшли алабыз бит, – ди Эльвира Сәфәргалиева. – Ике кызым бар. Авыру кызыма гел бүләк бирәләр. Шунда кечкенәсе: «Миңа юкмы?» – ди. Менә шуннан соң мин, сәламәт балалар да игътибар көтә бит, дип уйлана башладым.

Кайчандыр «ВТ» битләрендә аның сабыена ярдәм кирәклеге хакында язма да чыккан иде. Авыру баланы аякка бастырганда, ул төрле уйлар белән яшәгән. Озак еллар өйдә утыру аның дөньяга карашын үзгәрткән. Шөкер, сабые әкренләп, башка балалар кебек, мәктәптә белем ала инде. Кеше арасына чыккач, Эльвира башкача фикерли башлый. Кызлары укыган Питрәч районының Кощак мәктәбенә баргач, спорт җиһазларының искергәнен күрә. Күңелендә шундук теләк туа: ярдәм итәргә кирәк. Бу хакта үзе эшләгән фондта да әйтә. Тиешле документларны әзерли. Кирәк ярдәмнең күләме дә билгеле була.

– Безнең мәктәптә ел саен балалар арта. Әти-әнисе Казанда эшләсә дә, балалар монда укый. Киләсе елда икешәр смена булыр дип тә торалар. Укучылар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсен өчен, мөмкинлекләр тудырырга кирәк.  Моның өчен безгә 270 мең сум акча җыярга кирәк, – ди Эльвира.

Әлегә алар 150 мең сум акча җыйган да инде. Әмма чиратта эшләнәсе эшләре бар икән. 50 мең сумны Кама Аланында урнашкан цирк мәктәбенә бирмәкчеләр. Анда шөгыльләнүче балаларның маталары юк икән. Сабыйлар бу ярдәмне 10 ел көткән. Казанның Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик интернатта яшәүчеләр өчен дә ярдәм кирәк. Без алдагы саннарда анда яшәүчеләрне тормышка әзерләүләрен язган идек инде. Баксаң, биредәгеләрнең ашарга пешерер өчен кулинар өстәлләре юк икән. Ул 150 мең сум тора, ди. Волонтерлар әлегә кирәкле сумманы җыялар.

Волонтер Аленаның әлегә үз балалары юк. Әмма ул да сабыйларның үсешенә акча кызганмаска дигән фикердә.

– Без сабыйларга кече яшьтән мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Күбрәк шөгыльләнгән бала сәламәт тә була. Үз балаларым булмаса да, башка әти-әниләр өчен сөенәм. Без изге эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз. Иҗат белән шөгыльләнүче сабыйларга да мөмкинлекләр тудырасы килә. Театр студиясе дә ачарга иде. Хыяллар күп, – ди ул.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

— Саклык банкы (Сбер) 2202205026234192.

— Ирина Ауфатовна Степанова исемендәге карта
+79674678040 номерына беркетелгән.

Шулай ук әлеге счетка да акча күчереп була: 40817810362030434742 в
ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК, БИК 049205603

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү