Фәрит Мөхәммәтшин студентлар арасында волейболны популярлаштыру буенча эшне көчәйтергә кушты

Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышы узды. Оешманың чираттагы хисап конференциясен 2 мартта уздыру турында карар кабул иттеләр.

Дәүләт Советы Рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, волейболның халык арасында торган саен күбрәк таралуын билгеләп үтте.

– Осталар командалары сөендерә, яңа проектларны тормышка ашыру башланды, – диде ул. – Мәктәп волейбол лигасы федераль проектка әйләнеп килә. Күп кенә төбәкләр безнең башлангычны хуплый. Быел республикабызда лигага 21 меңнән артыграк мәктәп укучысы кушылды. Профессиональ командаларыбыз – «Ак барс-Динамо» һәм «Зенит-Казан» зур уңышларга ирешә. Республикада спорт тормышы тукталып тормый. Шулай ук агымдагы ел да чараларга бай булачак. Ел азагына кадәр федерация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча спорт чаралары календаре булдырылды. Ул конференция делегатлары раславына чыгарылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, студентлар арасында волейболны популярлаштыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Ректорлар, студентлар лигалары һәм профессиональ клублар белән тыгызрак элемтәне җайга салу кирәк. Җирле федерацияләр белән эшләүне үстерүдәге мөмкинлекләрдән файдаланасы бар.

Президиум, Татарстан Волейбол федерациясе вице-президентын сайлау буенча кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсен карап, бу вазыйфага республикада волейболны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Андрей Ляпуновны тәкъдим итте.

Волейбол федерациясе президенты, «2022 елга кадәр Татарстанда волейболны үстерү концепциясе»н үтәү һәм 2027 елга концепция проекты буенча фикер алышуда, яңа документны федерациянең җирле бүлекләре һәм барлык комитетлары тәкъдимнәре белән тулыландыру кирәклеген искәртте.

Президиум әгъзалары шулай ук Волейбол федерациясенең «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте белән хезмәттәшлеге турында килешү проекты буенча фикер алышты.

 


Фикер өстәү