Кичә Мамадышта махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Руслан Шәкүров белән хушлаштылар. Бу хакта Нократ хәбәр итә.
Руслан Шәкүров Мамадышта, күп балалы гаиләдә туып-үскән. 2022 елның 11 октябрендә хәрби хезмәткәрләр сафына алына. Руслан Рәфис улы агымдагы елның февралендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Солдатны соңгы юлга озатырга Мамадыш районы халкы җыелган.