Блогер Рәфис Атаказ: «Әллә гипс салалар, әллә бөтенләй кисеп аталар…»

Блогер Рәфис Атаказ аягын сындырган, бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Рәфис сүзләренчә ул тигез торган җирдә аяксыз кала: «Мин травмпунктта йөрим. Басып торган җирдән аяк әллә сынган, әллә чатнаган шунда. Уң як белән басып булмый. Чиратта утырам. Нәрсә диярләр, әллә гипс салалар, әллә бөтенләй кисеп аталар. Үтеречиски авырта аяк. Минем белән мондый хәл Мәскәүдә ун ел элек булган иде инде», — дип сөйли блогер.

Берничә минуттан, Рәфис Атаказ чыннан да аягы сынуын һәм нипс салдыруын күрсәтә. Ул хәзер ике ай больничныйда булачак.


Фикер өстәү