Дилә Нигъмәтуллина: «Икенче иремнең гаиләсе мине кабул итмәде»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә «Нигъмәтуллина тарихы» хэштегы белән үз тормышын бәян иткән иде. Әле дә шул тарихның дәвамын көтүчеләр бар икән. Җырчы язылучыларына кабат күңелен ачарга булган һәм әлеге тарихка нокта куйган. Бу хакта «Интертат» яза.

«Мин үземнең тарихымны яза башлаганда, яңа мөнәсәбәтләр башланган гына иде. Чыннан да, безнең – матур, гадәти булмаган тарих. Әле дә аннан «каз тәне» чыга. Минем аның белән бик тә уртаклашасым килгән иде. Яңа тормышта мине ни көткәнен белмәдем. Нинди авырлыклар көткәнен дә… Ул вакытта мин моның язмыш булуын һәм барысын да үз көенә калдырырга кирәклеген аңлый идем. Хәзер бар нечкәлекләре турында да әйтеп тормыйм. Әмма минем иремнең гаиләсе мине кабул итмәде. Алар мине һәм минем эшемнең кыйммәтен төшерә иде. Кайнана гастрольләргә йөрүне «бу – эш түгел, улыма моны теләмәдем» дип әйтеп килде. Мин – туганнарым минем белән горурлануына һәм мактавына гына ияләшкән кеше, бу мин-минлегенә тиде. Ирем игътибар итмәскә, «вакыт узгач ияләшерләр» дип әйтеп килде. Ә минем өчен бу – бик мөһим иде. Моның белән нидер эшләргә кирәк иде…

Кайнананы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә алып киттем. Ничектер якынаерга кирәк иде. Бу – шәп идея иде (теркәп куегыз). Без икебез дә актив ял яратабыз икән. Көн саен эскурсияләргә йөрдек, күп аралаштык, бераз булса да якынайдык.

Үз сорауларыма җавапны төрлечә эзләдем. Кайнана ярдәме белән, мин мәчеттә укып алдым, бу – шәп тәҗрибә иде. Аңа моның өчен рәхмәтлемен. Аннары пандемия килде. 1 елга якын гастрольләргә йөрмәдем. Без күп вакытны шәһәр янында кайнана-кайната йортында үткәрдек. Чыннан да, алар вакыт узу белән миңа ияләште. Аларны да аңларга була. Ирем беренче хатыны белән 12 ел аларда яшәгән. Беренче вакытта кайнана миңа еш кына беренче килененең исеме белән дәшә иде.

Кайнана белән ничек тә элемтәләр җайланса да, кайната белән бөтенләй берничек килеп чыкмады. Мин аның белән ничек аралашырга белмәдем, аның шаяртуларын аңламый идем, ничек сүз башларга да белмәдем. Юбилеен оештырганчы…

Мин аның юбилее хөрмәтенә фильм төшерергә үгетләдем. Аның турында төшерерлек әйберләр бар. Интервью алганда, кайбер урыннарында аздан гына еламадым. Тормышы һәм хатынына мәхәббәт тарихы шулкадәр күңелгә үтеп керерлек иде. Банкет программасын әзерләгәндә биографиясен өйрәндем. Һәм мин хыялланган элемтә барлыкка килде.

Мин үз гаиләм һәм яңа туганнарым белән мөнәсәбәтләрне бөртекләп җыйдым. Иң катлаулысы – ул иремнең балалары иде. Мин алар белән ничек аралашырга икәнен бөтенләй белми идем. Аларның миңа ияләшкәнен тыныч кына көттем. Алар мине яратырга тиеш түгел, әмма хөрмәт итә башларга тиеш. Чөнки мине аларның әтисе сайлаган. Әмма аңлатып кара син аларга моны! Бу – бик җиңел түгел.

Әгәр дә минем зирәк, акыллы, яраткан ирем булмаса, мин боларга түзә алмас идем. Монда ярдәм һәм үзара аңлашу кирәк. Ул кайдадыр барысын да юморга күчерә иде, кайдадыр башка хәл итү юлларын таба, кайвакыт мине берничә көнгә диңгезгә алып китә яки дус кызларым янына җибәрә иде.

Хәзер минем өчен уңайлы, рәхәт һәм мин бәхетле булган системаны төзер өчен, миңа 5 елга якын вакыт кирәк булды.

Шуңа күрә дуслар мин «Нигъмәтуллина тарихы»н дәвам итмим. Әле барысы да башлана гына…

Тормыш дәресләренә рәхмәтле булып, алга – хыялымдагы тормышка атлап барам. Яраткан кешеләрем белән! Сезгә дә шуны телим.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-iremnen-gailase-mine-kabul-itmade-5864383


Фикер өстәү