«Папа», «мама»лы заман: 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан уйланулар 

Әти-әнисе татар була торып та, баласы аларга «папа», «мама» дип эндәшкән куркыныч заманда яшибез… Эш милли үзаң дәрәҗәсе түбәнлегендә генәме икән? Туган телебезнең киләчәген якты итү өчен хәзер нишли алабыз? Уйга салырга тиешле бәйрәм уңаеннан без әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык.

Туган тел турында сөйләшү – иң авырткан җиребез. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова сүзләре бу.

– Әйе, Татарстанда туган телне саклау өчен дәүләт тә, иҗтимагый оешмалар да, хәтта аерым энтузиастлар да төрле юллар, формалар кулланып карый.  Ләкин барыбер дә мәгариф системасына барып төртеләбез. Кызганыч, без тәэсир итә торган мәсьәлә булып чыкмады ул. Нинди генә чаралар уздырсаң да, мәктәптә туган тел дәресләре җитәрлек дәрәҗәдә укытылмаганда, проблема хәл ителмәячәк, – ди ул.

Кешедә милли үзаң булырга тиеш. Ләкин бу «тиеш» белән генә булмый. Илсөяр ханым телнең куллану даирәсен киңәйтергә кирәклеген әйтте.

– Кеше шулай яратылган: ул рациональ якны да карый. Әгәр теге яисә бу тел аңа кирәк икән, ул аны өйрәнә. Моңа мисал – инглиз теле, – ди ул. – Гомумән, бу – глобаль проблема. Ләкин алай дип кенә кул кушырып утырырга ярамый. Һәркем үз урынында, үзе булдыра алганча һәм намусы кушканча туган телен сакларга тиеш. Мин татар кешесенең балаларының «папа», «мама» дигәненә риза булып утырганына шаккатам… Наданлык, үз-үзеңне хөрмәт итмәү инде бу…

Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире, җәмәгать активисты Айсылу Галиева да, тел саклансын өчен, аңа ихтыяҗ булу кирәк, ди. Ә бездә ул…

– Туган тел көне – ясалмарак, уйлап табылган көн инде ул. Елга бер генә туган тел көне була алмый бит, – диде ул бәйрәм җәһәтеннән. – Республикада татар теленә мөнәсәбәт «өчле»дән түбән. Халыкның бик аз өлеше генә катнаша торган чаралар: олимпиадалар, конкурслар, форумнар гына тел саклауга ярдәм итми. Тел саклансын өчен, аңа ихтыяҗ булу кирәк. Ни өчен рус телен өйрәнәбез? Чөнки БДИ бирәсе бар. Чөнки яхшы эштә эшләү өчен дәүләт телен белергә кирәк. Чөнки син ул телне белмәсәң, кирәгеңне аңлата алмыйсың.

Бүген һәм хәзер туган телебез өчен нәрсә эшли алабыз?

– Телне саклау өчен, беренчедән, республикада ике дәүләт телен дә кулланучы муниципаль, дәүләт, бюджет, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә күбрәк хезмәт хакы түләргә, татар (районына карап, чуаш, удмурт) телләрендәге язуларны (элмә такталар, юл күрсәткечләре, җәмәгать урыннарындагы белдерүләр һ.б.) куллану, мәктәптәге БРИны кире кайтару, муниципаль җирлекләргә бәйле булмаган, татар телендә дә белем бирә торган полилингваль мәктәпләрне, бакчаларда чынлап та татар телле төркемнәрне эшләтү, банк, дәүләт хезмәтләрен башка телләрдә дә алу мөмкинлеген булдыру – гомумән, татар теле белән дә бер проблемасыз көн итү мөмкинлеген булдырырга кирәк, – ди Айсылу Галиева.

Фәнни яктан караганда, телебез ни хәлдә? Бу сорауны Татарстан Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Шәеховка бирдек.

– Фәнни яктан караганда туган телебезнең хәле мактанырлык түгел шул. Диссертацияләрне татар телендә яклауны кире кайтармыйча бу хәл үзгәрер дип уйламыйм. Ким дигәндә, яшь галимнәрнәрнең милли үзаңын саклау һәм үстерү өчен тырышырга, аларга туган телләрендә аралашу һәм фикерләрен уртаклашу аланнары булдырырга кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта популяр булган юнәлешләргә, мәсәлән, ясалма интеллект кебек актуаль темаларга игътибарны җәлеп итеп, бу темаларга татарча фәнни-популяр мәкаләләр язудан файда булыр дип өметләнәм, – диде ул.

Туган телгә игътибар җәһәтеннән үзебезне генә түгел, читтә яшәүче милләттәшләрне дә онытып бетермәскә кирәк дигән фикердә ул.

– Шөкер, Татарстанда татар теленә игътибар саклана, һәм без моның белән горурланабыз, моның белән мактанып та алырга яратабыз. Ләкин карашыбызны бераз ераккарак ташлап, башка төбәкләрне һәм илләрне дә күз уңына кертә башласак, яхшы булыр иде, – диде Марат Шәехов.

Киләчәккә карап фикер йөртәбез икән, яшьләргә сүз бирик. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов телне сакларга алынганбыз икән, төп игътибарыбызны яшьләргә юнәлтергә кирәк дип саный.

– Әйе, күп кенә балалар берәр чарада, бәйгедә катнашса, сәхнәгә чыгып матур итеп шигырь сөйли, яисә татарча җыр башкара ала. Ләкин бит телнең куллану даирәсе сәхнә белән генә чикләнми, ул көндәлектә булырга тиеш. Туган телебез фәкать сәхнәгә чыкканда гына кулланыла торган коралга әйләнмәсен иде, – ди ул.

Ихтыяр фикеренчә, телгә карата хөрмәт, игътибар кими ала, ләкин телнең әһәмияте җуела алмый.

– Билгеле, 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, телебезгә карата игътибар кимеде кебек. Бер яктан карасак, Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе эшчәнлеге телебезнең, мәдәниятебезнең үсешенә сизелерлек уңай йогынты ясый. Төрле-төрле чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Мин моны мәктәптә укыган чагымда аеруча сизә идем. Ләкин шул ук вакытта яшьләр арасында туган телләрендә сөйләшү кими бара. Әйтик, мин бик сирәк яшьтәшләрем белән татарча сөйләшә алам, һәм бу – бик кызганыч хәл.

И туган тел, и матур тел – оялмый сөйләшә бел!..

 


Фикер өстәү