Казанда зур сәүдә үзәгеннән 70 кеше эвакуацияләнгән

Бүген «Олимп» сәүдә үзәгендә урнашкан кием кибетләренең берсендә янгын сигнализациясе эшләве турында, 101 нче янгын сагына хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 70 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын сүндерүчеләр ачыклавынча икенче катта урнашкан кибеттә кыска ялганыш килеп чыга, янгын булмый, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү