КФУ бинасыннан 28 кешене эвакуацияләгәннәр

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында төтен таралу сәбәпле, 28 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Пушкин урамындагы бинада төтен чыгу турында мәгълүмат бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сәгать берләр тирәсендә алынган. Икенче номерлы чакыру буенча урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекчәләре юл алган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан 28 кеше үзләре чыккан. Институтта яктырткычта кыска ялганыш килеп чыккан, ачык яну булмаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196708/


Фикер өстәү