Артем Дзюба Казанда «Рубин» командасы белән шөгыльләнә

Бүген Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Артем Дзюба «Рубин» футбол клубы бинасына килде. Уенчы Леонид Слуцкий командасының клуб базасында, дип хәбәр итә «Спорт-Экспресс»

Бу трансфер дигән сүз түгел, Дзюба яңа футбол командасы тапканчы, формасын саклап калсын өчен монда шөгыльләнәчәк. Моңа кадәр биредә Александр Ташаев һәм Евгений Бәширов та шөгыльләнде.

Исегезгә төшерәбез, Дзюба узган сезонда «Зенит» өчен уйнады, 28 матчта катнашып 11 гол кертте.


Фикер өстәү