Россиядә маймыл чәчәге авыруына каршы препарат эшләүгә керешкәннәр

Россиянең “Промомед” фармацевика компаниясе маймыл чәчәге авыруына каршы дару эшли башлаган. Директорлар Советы рәисе Петр Белый ТАСС хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, моның өчен кирәкле молекулалар табылган инде. “Промомед” препаратын тиз генә вакыт эчендә эшләү өчен дәүләттән ярдәм кирәк.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россиядә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы теркәлде. Бу чир Португалиядән кайткан бер егеттә табылган. Авыруны ул әлегә җиңел кичерә.

Моңа кадәр “Промомед”, илебездә беренчеләрдән буларак, коронавирусны дәвалау өчен препарат эшләп чыгарган иде.


Фикер өстәү