Бер авылда лаләләр чәчәк ата башлаган

Балтач районының Смәел авылы эшмәкәре Илнур Латыйпов күп еллардан бирле теплицасында күп төрдәге чәчәкләр, гөлләр үстерү белән шөгыльләнә.

Бу тырыш егет турында газетабыз битләрендә берничә тапкыр яздык инде. Бу көннәрдә Илнур сөенече белән уртаклаша: тюльпаннары чәчәк аткан, беренче букет иясен тапкан. Гыйнвар азагында ул унике төрле бегонияләрем чәчәк ата башлады, дип шатлыгы белән уртаклашкан иде, дип яза хәбәрчебез Гөлсинә Хәбибуллина.


Фикер өстәү