Тәмле ризыклары белән авылда яшәүчеләрне сыйлаучы Алена Шакирова: “Ярый әле шәһәрдән кайтып киткәнбез”

Кукмара районының Янил авылында гомер итүче, өч бала әнисе Алена Шакированың тәмле ризыкларын күрше тирәдән дә килеп алалар икән. Өченче сабыен тапкач, башланган эше күңеленә дә якын, матди яктан да ярдәм итә. Бәясен дә кыйммәт куймый икән. Булганы җитә ул, ди үзе.

– Манзарас авылы кызы мин. Кияүгә чыкканнан соң, ярты еллап Казанда яшәдек. Кеше фатиры иде. Үзебезгә йорт та эзләдек. Әмма күңелгә хуш килгәне табылмады. Авылга кайттык та киттек. Иремнең әти-әнисе белән 4 ел яшәгәч, үзебезгә йорт салып чыктык, – ди Алена.

“Килен-каенана туфрагыннан” диюләре хак икән. Алена оста куллы, пешекче Роза апаның үзенә ошап килә. Алена күп әйбергә әнисеннән өйрәнә.

– Хәзер бөтен ризыкны әзерли беләм, – ди ул. – Кешеләргә заказга торт ясыйм, роллылар әзерлим, пицца пешереп бирәм. Шаурма, бургерлар да ясыйм. Халык шуларны бик ярата. Башта интернеттан өйрәндем, аннары укып та кайттым. Шөкер, заказларым гел булып тора. Тик утырганым юк.

Алена кечкенәдән эшләп үскән. Алтынчы сыйныфта укыганда ук әнисе ниләр эшләргә икәнен исемлеккә язып китә торган булган. Дус кызлары кайтабыз да, уйнарга чыгабыз дип сөйләшкәндә, ул нәрсә пешерермен икән дип баш ваткан. Хәзер ул хезмәт аша тәрбияләгәннәре өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле. Өйрәнгәне бушка китмәгән бит!

Алена матур итеп татарча сөйләшә, социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен алып бара.

– Документтагы исемем Алена булса да, мулла кушканы башка аның. Әтием керәшен булгач, алар мин тугач мулла да чакыртмаган, поп да дәшмәгән. Үзләре исем белән эндәшеп йөргәннәр. Берзаман мин гел авыртканмын. Шунда бер әби әниемә, кызыгызның исеме юк бит, дигән. Казанга укырга киткәч, Алена әти-әнием белән киңәшеп, “Колшәриф” мәчетенә барып, Алинә дип исем куштырдым. Үземне татар һәм мөселман динендә дип саныйм, – ди ул.

Өч баласына дөрес тәрбия бирергә тырыша Алена. Алар белән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулыйлар. Бик актив яшиләр. “Булган бәхетемә күз тимәсен”, – ди үзе дә.

– Без авылда да шәһәрчә яшибез. Малларыбыз юк. Монда тыныч. Гел уйлап йөрим – ярый әле кайтып киткәнбез, дим. Казанга барып кайтканда да, авыруга әйләнәбез. Иң рәхәт җир авыл икән, – ди ул. – Әмма кайда яшәсәң дә, тырышлык кирәк. Әгәр үзең селкенмәсәң, берәү дә китереп бирми. Шуңа күрә мин эш булса, сөенеп кенә торам. Кайчак шимбә-ял көннәре кухняда узса да, миңа рәхәт кенә. Башкаларда шуны телим. Кулыгыз белгән эшкә тотынырга курыкмагыз!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү