Татартстанда көнче ир хатынын үтергән

Әгерҗедә 61 яшьлек ирне хатынын үтерүдә гаепләгәннәр.

Россия  Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2022 елның 13 июлендә исерек гаепләнүче ир хатыны вахтер булып эшләгән Әгерҗе башкарма комитетына килә. Көнчелек утында янган ир хатыны белән низагка керә һәм  өеннән алып килгән пычак белән хатынын берничә җирдән җәрәхәтли.  Нәтиҗәдә, зыян күрүчехатын шунда ук үлә.

Ир үз гаебен таныган.


Фикер өстәү