Республика халкы коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына, түләүләргә һәм идарәче компанияләрнең эшенә карата зарларын җиткерә алачак.
Консультацияләрне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты оештыра.
Мөрәҗәгатьләр 10:00 дән 14:00 гә кадәр кабул ителә. Борчыган сорауларны (843) 236-00-71 телефонына шалтыратып, +7 965 593-86-64 номеры буенча MАКС мессенджерында язып җибәрергә мөмкин.
Белгечләр җылылык, су, электр һәм газ белән бәйле өзеклекләр, ТКХ өчен түләүләр исәпләгәндә хокук бозулар, күпфатирлы йортларны һәм йорт яны территорияләрен тиешенчә карап тормау турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Моннан тыш, халык чүп-чарны вакытында чыгармау, идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм торак кооперативларының бернинди чаралар күрмәве турында хәбәр итә алачак.
Гражданнарның сорауларына Татарстан прокуратурасы, Дәүләт торак инспекциясе, тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, коммуналь предприятиеләр һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре җавап бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез