“Күз эчендә үтә күренмәле линза – күз ясмыгы (хрусталик) урнашкан. Ул төрле ераклыктагы әйберләрне җете итеп күрергә ярдәм итә. Яшь барган саен, аның сыгылмалылыгы кими, шуңа күрә якыннан күрү авырлаша.
Шул рәвешле пресбиопия (якыннан күрү сәләтенең начараюы) барлыкка килә. Тәүге шундый уңайсызлыклар еш кына 40-45 яшьтән соң пәйда була”, - дип аңлаткан белгеч. Хәтта беркайчан күзлек киеп карамаучыларда да шундый ук үзгәрешләр булырга мөмкин, дип билгеләп үткән табиб. “Якыннан начар күрә башлагансың икән, азапланып, күзләреңне-кыса-кыса уку яки караудан мәгънә юк. Озакка сузмыйча табибка күренергә кирәк. Ул уку өчен, компьютерда эшләү өчен һәм башка көндәлек бурычларны хәл итү өчен күзлек сайларга ярдәм итәчәк. Күзләргә урнаштырыла торган линзага да тукталырга мөмкин.
Белгеч күзләрнең сәламәтлегеннән, нинди ераклыктан ешрак эшләргә туры килүдән чыгып, күзлекме яки линзамы сайларга булышачак”, – дип сөйләп үткән Казанцева. Аның әйтүенчә, күз ясмыгының табигый картаюын туктатып булмый. Шулай да күз авырулары күркынычын арттырган гадәтләрне киметергә мөмкин.
“Күзләрнең сәламәтлеген ничек тә озаграк саклау өчен тәмәкедән баш тартырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, кан басымын һәм кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез