Газетага язылу

Миңнеханов «Росатом Наука» генераль директорының беренче урынбасарына Халыкара премия тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән зур өлеше өчен Туполев исемендәге Халыкара премия тапшырды.

Әлеге премиягә «Росатом Наука» АҖ генераль директорының беренче урынбасары, «Росатом» дәүләт корпорациясе үсешенең өстенлекле фәнни-технологик юнәлеше фәнни җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор Алексей Дуб лаек булды.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.

"Сезне бу зур бүләк белән котлыйм! Андрей Николаевич Туполев илебез һәм дөнья авиациясе үсешенә зур өлеш кертте. Безнең авиация комплексы аның исеме белән бәйле», - диде Татарстан Рәисе. Аның сүзләренчә, республикада инженер-техник кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә.

"Безнең сигез университет югары квалификацияле инженер-техник белгечләр әзерләү өлкәсендә эшли. Шуларның бишесендә алдынгы инженерлык мәктәпләре бар. „Приоритет-2030“ программасына безнең алты югары уку йорты керә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Туполев исемендәге халыкара премия күренекле Совет авиаконструкторының туган көнендә - 10 ноябрьдә тапшырыла. Бүләк 2014 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Россия һәм чит ил галимнәрен инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән зур өлешләре өчен бүләкләү максатында гамәлгә куелды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре