Татар егете туган көнендә медаль яулады

Эдуард Латыйпов биатлон буенча Дөнья Кубогы ярышларында беренче шәхси медален отты. Самара өлкәсенең Камышлы авылында туып үскән татар егете туган көнендә Швециянең Эстерсунд каласында узган масс-старт ярышында финишка икенче булып килде.

Бу ярыш быелгы сезонда соңгысы булды. Хәер, булмаска да мөмкин иде. Ник дигәндә, көчле җил чыгу аркасында оештыручылар аны уздырмаска да уйладылар. Ахыр чиктә биатлончылар соңарып булса да, барыбер ярышка чыкты. Ә җил барыбер үзенекен итте: спортчыларга мылтыктан атканда җиде кат үлчәп бер мәртәбә басарга туры килде. Ялгышканнар артта калды, төз атканнар алга ыргылды. Беренче ике атуда бер мәртәбә дә хаталанмаган Эдуард Латыйпов ярыш уртасында беренче урынга чыкты. Әмма баскан килеш атканда ике мишеньгә тидерә алмады. Шулай да лидерлар арасында калды. Дүртенче атуда ул янә төз атты һәм ярышның соңгы өлешенә беренче булып чыкты. Икенче урындагы француз Симон Детьё аннан 6 секунд артта калды. Әмма финишка якынайган саен метрлар белән бергә ике арадагы секундлар да азайды. Тәҗрибәле француз татар егетен узып китеп, финишка беренче булып килде. Эдуард исә дөнья кубогындагы шәхси ярышларда тәүге медален отты. Бу аның туган көненә үзеннән бүләк тә булды. Якшәмбе көнне аңа 27 яшь тулды.

«Әлбәттә, җиңсәм тагын да яхшырак булыр иде. Тик бераз көч җитеп бетмәде. Әмма монысына да шатланам. Һәр ярышка өмет белән чыктым. Уңышсызлары да булды, бүген, шөкер, килеп чыкты. Бер атуны исәпкә алмаганда, барысы да шәп булды», – диде Эдуард «Матч ТВ» эфирында.

«Без аның быелгы сезондагы чыгышыннан канәгать. Аның кебек тагын берничә егет булса, команда эстафета ярышларда да яхшырак чыгыш ясар, үзара көндәшлек тә артыр иде», – ди Россиянең ир-егет биатлончылар җыелма командасының өлкән тренеры Юрий Каминский. «Бу – Латыйповның иң яхшы ярышы. Аны бик яратам. Латыйпов кебек спортчылар булганда Россия биатлоны исән әле», – ди танылган комментатор Дмитрий Губерниев.

Шулай итеп, бу сезонда Латыйпов барлыгы 5 медальгә ия булды. Моңа кадәр ул иптәшләре белән ир-егетләр эстафетасында ике бронза һәм бер көмеш откан иде. Катнаш эстафетада чемпион исемен яулады. Ә гомумән алганда, узган сезон Россия командасы өчен иң уңышсызы булды. Безнекеләрнең нибары 7 (3 алтын, 2 көмеш, 2 бронза) медале бар. Чагыштыру өчен, Норвегия командасы – 83 не (38–25–20), Франция – 34 не (12–10–12), Швеция 31не (8–12–11) отты.

 

 


Фикер өстәү