Газетага язылу

ТР Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан 1659 гаилә өчен торак салган

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 йортны файдалануга тапшырды. Аларда 1659 фатир урнашкан, гомуми мәйданы 82,8 мең кв. метр тәшкил итә, бу еллык планның 55% ыннан артыграк.

Бу йортларда торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, социаль ипотека объектларын төзүдә катнашучы инвестор-предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм программаның башка катнашучылары алды. «Яшәү өчен инфраструктура» проектының бурычларының берсе – гражданнарны торак белән тәэмин итүне арттыру үтәлде.

Фатирлар яңа хуҗаларга тулысынча әзер килеш тапшырыла: аларда инде сантехника, электр яки газ плитәләре, шулай ук исәпләү приборлары урнаштырылган. Программаның төп өстенлекләреннән берсе булып, квадрат метрының бәясе кала, ул базар бәясеннән шактый түбән.

Дәүләт торак фонды тарафыннан 2005 елдан бирле гамәлгә ашырылучы республика социаль ипотека программасы Россиядә тиңдәше булмаган программа булып тора. Торак 28,5 елга кадәр елына 7% белән бирелә.

Бала туганда яки баланы уллыкка алганда программа катнашучыларына һәр бала өчен 200 мең сум күләмендә бушлай компенсация түләнә. Бу акчаларны беренчел кертемгә юнәлдерергә яки торак бәясен каплауга кулланырга мөмкин.

Дәүләт торак фондының 2026 елга инвестиция планында Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 108 йорт төзү каралган. Аларда 3123 фатир булачак, гомуми мәйданы 150,6 мең кв. метр тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре