Газетага язылу

Хокуклары санга сугылмаган кулланучылар файдасына суд 100 миллион түләттергән

Ел башыннан бирле Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хокуклары санга сугылмаган кулланучылар файдасына суд аша 100 миллион сум чамасы акча түләттергән.

Идарә җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова әйтүенчә, оешма суд яклавыннан актив файдаланылып килә.

“Быел 9 ай эчендә 1 меңнән артырак суд утырышында катнаштык. Кулланучылар хокукларын яклау буенча 165 дәгъва тапшырдык. Түләтелгән акча күләме, гадәттәгечә, зур – 100 миллион сум чамасы. Шуның 4 миллионы – рухи зыянны каплау”, – диде ул. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре