Газетага язылу

Яман шештән интегүче танылган блогер васыять әзерли башлавын белдергән

Блогер Лерчек гаебе кичерелгәннән соң тәүге тапкыр социаль челтәрләрдә туры эфирга чыккан.

Блогер Валерия Чекалина (Лерчек),  онкологиядән дәваланганда төрле хәлләр килеп чыгуын күздә тотып, васыять әзерли балаган.

Бу хакта ул, Президент Владимир Путин тарафыннан гаебенең кичерелүе турында билгеле булуга ук, социаль челтәрләрдә туры эфирга чыгып сөйләгән, дип яза “Известия”.

Үзе әйтүенчә, якыннарына бик зур йөк булып, “овощ” халәтендә калырга теләми. Блогер билгеләп үткәнчә, ул каты авыру вакытында мондый хәлнең килеп чыгу куркынычын аңлый.

 “Шешкә операция  ясау – бик куркыныч, чөнки баш мие тышчасына зыян килеп, “овощ” булып калу ихтималы зур. Луиска шундук, ул-бу килеп чыкса, “овощ” кебек яшисем килми, дидем. Мондый халәттә балаларымны яныма китерәсем килми. Васыяттә барысын да күрсәтәчәкмен”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: әле күптән түгел генә Владимир Путин яман шеш белән авыручы Чекалинаны ярлыкау турында указга кул куйган. Документ нигезендә, ул җәза чарасыннан котылган. Моңа кадәр суд аны шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, 763,5 миллион сум күләмендә штраф билгеләгән.

Лерчекка кузгатылган җинаять эше Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ялган документлар нигезендә  250 миллион сумнан артыграк акча чыгару белән бәйле. Быел февраль аенда Чекалина дүртенче баласын тапкан. Өенә чыкканнан соң икенче көнне үк аны онкология хастаханәсе реанимациясенә озатканнар.

Анда ашказанында дүртенче стадиядәге яман шеш тапканнар. Көзен Лерчекның авыруы көчәйгән. Ул кабат химиятерапия ала башлаган. Табиблар блогерга Кытайда дәвалану мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Блогерның адвокаты судка һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә Чекалинага Кытай Халык Республикасына дәвалануга баруны рөхсәт итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре