Җылы, урыны белән явым-төшем. Шимбә – 21 ноябрьдә болытлы һава көтелә, урыны белән аз гына яңгыр. Көндезге сәгатьләрдә +3...+6 градуска кадәр җылытачак. Төнлә +1...+4 градус. Якшәмбе – 22 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +3...+7 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +1...+4 градус тәшкил итәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 23 һәм 24 ноябрьдә җылы һава саклана. Урыны белән карлы яңгыр булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0...+3 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез