Татарстанда бер егет чәчәк кибете сайтын ватып, 5әр сумнан 79 букет бүләк иткән

Шул сәбәпле хосусый эшмәкәргә 3 миллион сумга якын матди зыян китерелгән.

Казан шәһәренең полиция бүлегенә бер хосусый эшмәкәр үзен 3 миллион сумга алдаулары турында гариза язып тапшырган. Баксаң, кибет сайтына кемдер “хуҗа” булып, андагы настройкаларны, чәчәк бәйләмнәре бәясен үзгәртә икән.

Күп тә үтми, Казанда яшәүче 25 яшьлек егет тоткарланган. Чәчәк урлаучы бу җинаятьчел гамәлнең очраклы гына башына килүен сөйләгән. Ул сайтта әнисе өчен чәчәк бәйләменә заказ бирмәкче булган. Компьютер янында утыра торгач, чәчәк бәясен үзгәртү мөмкинлеген белеп алган. Әйтик, 40 мең сумлык бәйләмне 5 сумга алып булуын ачыклаган.

Шулай итеп, ул быел гыйнвар аеннан мартка кадәр, үзенең очраклы “ачышы”ннан файдаланып, сайтта 3-5әр сумнан барлыгы 79 букет сатып алган. Чәчәкләрне дус-ишләре, туганнарына бүләк иткән, кайберләрен сатып җибәргән.

Чәчәк урлаучыга карата “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү