“Пушкин картасы”ннан акча урлау җаен тапканнар

Аферистлар студентларның 15 миллион сумнан артыграк акчасын үзләштергән.
Самарада Эчке эшләр министрлыгы идарәсе Федераль иминлек хезмәте идарәсе белән берлектә “Пушкин картасы”ннан акча урлаучы мошенникларның эзенә төшкән. Алар 15 миллион сумнан артыграк күләмдә студентлар акчасына кул сузган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн үзенең Телеграм-каналында язган.

Депутат сөйләп үткәнчә, җәен мошенниклар “Театр нового времени” дигән “театр” оештырганнар. Гамәлгә куючысы итеп хосусый эшмәкәр Григорий Мокеевны билгеләгәннәр. Хосусый эшмәкәр статусы, ПроКультура.рф сайтында теркәлеп, “Пушкин картасы” проектында катнашу мөмкинлеге биргән.

Нәтиҗәдә бу театр төрле мәйданчыклар һәм залларны арендага алып, Самара мәдәният институты театры репертуарыннан спектакльләр куйган. Аларда, бу институтны тәмамлаган, әмма профессиональ театрларга эләкмәгән егет-кызлар уйнаган.

Документлар буенча, һәр спектакльдә заллар халык белән шыгрым тулы булган. Әмма чынында аларга кеше йөрмәгән. Шул ук вакытта билетлар 3әр мең сумга сатылган.

Аферистлар бу акчаны “Пушкин картасы”нан алган. Студентлар аларга карталары паролен биргән, моңа “рәхмәт” йөзеннән, үзләренең счетларына 1,5-2 мең сум күләмендә акчалар килгән. Шуннан соң җинаятьчеләр, “Пушкин картасы” белән түләп, үзләренә-үзләре билет сатып алган.

Нәтиҗәдә мошенниклар 6 ай эчендә 12 шундый “спектакль” куйган. Оперативниклар тентү барышында Самараның 5 меңнән артыграк студентының мәгълүматлары тупланган компьютер базасын кулга төшергән.
Афераны оештыручылар – 28 яшьлек Григорий Мокеев, ИТ- белгечләр Артём Корабель һәм Владислав Михеев тоткарланган. Аларга “оешкан төркем составында аеруча зур күләмдә мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү