Рөстәм Миңнеханов Рәзил Вәлиевкә “Дуслык” орденын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Разил Вәлиевкә “Дуслык” орденын тапшырды.

Рәзил Вәлиев Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертте. Халыкара һәм илкүләм премияләр лауреаты, татар телен һәм әдәбиятын яклаучы-саклаучы шәхес ул. Түбән Камада татар телендә әдәби эшчәнлеккә сәләтле укучылар өчен премияне гамәлгә куйды.

“Дуслык” ордены – әһәмияте ягыннан Татарстанның икенче дәүләт бүләге. Ул Татарстанның халыкара абруен үстерү, республика белән чит илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен һ.б. бирелә.

«Разил Вәлиевнең сөйкемле сөяге бар»


Фикер өстәү