Татарстанда 52 яшьлек ир-ат аферистларга ике миллион сум акча күчергән

Чаллыда яшәүчеләр телефон мошенниклары “ятьмә”сенә эләккән. Алар барлыгы 3,4 миллион сумнан мәхрүм калган, дип яза “Челнинские известия”.

Иң зур зыян беркайда эшләмәүче 52 яшьлек ир-атка килгән: ул 2 миллион сум акчасын югалткан. Алданган ир, полициягә мөрәҗәгать итеп, сайтта инвестицияләр турында рекламага юлыгуы һәм WhatsApp аша “биржа консультантлары” белән сөйләшүе турында сөйләгән. Ул ай ярым эчендә төрле телефон номерларына барлыгы ике миллион сумнан артыграк акчасын күчергән. Ә инде күпме табышка ия булуын белешергә уйлагач, барлык телефоннар “недоступен” булып чыккан. Соңыннан “изге нияттән” үзенә Свердловск, Орел, Чиләбе өлкәләреннән шалтыратуларын ачыклаган.

Тагын бер очрак. 79 яшьлек әби бер атна буе телефон аша “биржа трейдеры” әйткәнне үтәп барган. “Трейдер”, аңа шалтыратып, “Европа банкы”на инвестиция салырга тәкъдим иткән. Әби беренче тапкыр 11,465 сум салган. Шуннан “инвестиция”күләме артканнан-арта барган. “Инвестор” барлыгы 630 мең сум акчасын җилгә очырган. Счетында 1 сум да калмагач кына, нәрсә эшләгәнен аңлап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Үзенә Бөекбританиядән шалтыратканлыкларын белгәч, шок халәтендә калган.
“Мин – Иван Черных, шуны кисәтәсем килә: сезнең исемгә кредит алганнар!”. 30 яшьлек хатын-кызга ялган “банкир” шундый хәбәр җибәргән. Ул бәладан котылыр өчен барысына да ризалашкан: иң элек интернет аша 60 айга 530 мең сумлык кредит алган. Шуннан соң якындагы банкоматка барып, бөтен акчаны үзенә әйтелгән счетка күчергән. Ә инде картаны икенче тапкыр банкоматка кертеп (анда акча калган булган), теге счетның номерын җыйгач, экранда “Мошенники!” дигән язу күреп борчуга калган. Хатын-кыз бу хакта шундук “банкир Иван Черных”ка хәбәр иткән. Тегесе аны: “Иртәгә иртән ачыкларбыз!” – дип тынычландырган. Яшь ханым. өенә кайткач, бу хакта иренә сөйләгән. Анысы шундук эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, хатыны белән бергә полиция бүлегенә юл тоткан.

Әлеге очраклар буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эшләре


Фикер өстәү