Татарстанда бер әби һәм студент кыз ярты миллион сум акчасын югалткан

Алар саклык акчаларын ишәйтмәкче булган.

Чаллыда бер пенсионер әби һәм студент кыз мошенниклардан зыян күргән. Аферистларга алар 544 мең сум акча күчергән.

75 яшьлек әби быел 11 марттан 10 апрельгә кадәр ялган трейдерлар белән аралашкан. Кырыгалдарлар аңа саклык акчаларын ишәйтергә вәгъдә иткән. Аралаша торгач, пенсионер әби биржага 422 мең сум салу уена килгән. Әмма бичара вәгъдә ителгән табыштан гына түгел, хәләл акчасыннан да коры калган.

Ә инде шәһәрнең бер вузында укучы 26 яшьлек студент кыз, 9-11 апрельдә социаль челтәрдә (бездә тыелган челтәр) өстәмә хезмәт хакы тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә кереп, 122 мең сумын югалткан.
Төп башына утырып калган әби белән студент кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге очраклар буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.


Фикер өстәү