10 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узачак

10 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узачак. Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаячаклар. Җирле үзидарә органнарындагы 161 урынга барлыгы 545 кандидат дәгъва кыла. 2,9 миллион сайлаучыдан барлыгы 75 мең кеше өстәмә сайлауда тавыш бирә алачак.

Бердәм тавыш бирү көне зур сайлау циклын ачып җибәрә. Декабрьдә Россия Президентын сайлау игълан ителеп, киләсе елның мартында Президент сайлаячакбыз. 2024 елның көзендә – Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Советына сайлау үткәрелә. Ә инде 2025 елда Татарстан Рәисен, муниципаль депутатларны сайлаячакбыз. Цикл 2026 елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән төгәлләнәчәк.


Фикер өстәү