Чөгендерле кәтлит пешерү ЫСУЛЫ

Римма Җамалиева рецепты

Чөгендер кәтлиткә татлырак тәм биреп, ризыкны тагын да йомшаграк, сусыл һәм тәмлерәккә әйләндерә.

Кирәк булачак: 400 г сыер ите фаршы, уртача зурлыктагы 1 чөгендер, 1 баш суган, 1–2 теш сарымсак, 1 чеметем кипкән һәм вакланган яшел тәмләткеч, 1 аш кашыгы геркулес, берничә аш кашыгы зәйтүн мае, тәменчә тоз, төелгән кара борыч.

Суганны ваклап турыйбыз. Таба төбенә май салып, суганны 2–3 минут кыздырып алабыз. Чөгендерне вак тишекле угыч аша чыгарабыз.

Фаршка кыздырылган суган, чөгендер (угыч аша чыгарылган), сарымсак (ваклап туралган), геркулес (кәтлит таралып китмәсен өчен), кипкән тәмләткечләр, тоз, борыч өстибез. Барысын бергә болгатабыз. Фарш корырак кебек булса, аз гына май тамызабыз. Кәтлитләр әвәләп, табада ике ягын да 2–3әр минут кыздырып алабыз. Шуннан, капкач белән каплап, салмак кына утта тагын 3–4 минут тотабыз.

Теләсә кайсы гарнир белән (минем үземә пешкән яшелчә гарниры ошый) табынга куябыз.


Фикер өстәү