Казан консерваториясе “Тукайга багышлау” әзерли

25 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең икенче чарасы узачак. Фестивальне Казан дәүләт консерваториясе беренче тапкыр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрә.

Бу кичне тамашачыларны “Тукайга багышлау” дип исемләнгән татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты көтә. Сәхнәгә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр вокаль-хор коллективлары – Казан консерваториясе үткәргән татар хор музыкасы ачык фестиваль-конкурсы лауреатлары чыгачак. Программада – Татарстан композиторларының опера һәм музыкаль спектакльләреннән күренешләр.

Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале 27 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” легендар музыкаль комедиясе белән тәмамланачак. Казан консерваториясенең опера студиясе әлеге әсәрне беренче тапкыр 2009 елда, композиторның юбилее уңаеннан куйган. Бу вакыт аралыгында спектакль ун тапкырдан артык башкарыла, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендә, Санкт-Петербургта. Бу музыкаль комедиягә кабат кайту – Казан консерваториясе опера студиясенең 30 еллыгына бүләк. Спектакль татар телендә башкарыла.

“Башмагым” спектакле – яшь талантлы буын вокалистлары катнашкан, яңартылган куелыш. Казан консерваториясе куйган спектакль премьерасыннан соң инде 13 ел узды. Тамашачыларны яңа буын музыкантлары, артистлары белән очрашу көтә”, — дип ассызыклады Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җәббарова.

Казан консерваториясе ел саен 20 ел дәвамында татар хор музыкасы фестивален үткәрә, татар милли композиторларының спектакльләрен даими куя, тамашачыларны милли региональ төсмергә ия инструменталь музыка концертлары белән сөендерә. Әмма Татарстанда быел – Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Казан консерваториясенең 26 апрель, Туган тел көненә багышланган, Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален оештыруы – аерым әһәмияткә ия вакыйга. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев.

“Музыка, шигърият һәм театр – ул һәр мәдәниятнең нигезе. Бу сәнгатьләр туган телне саклый һәм рухландыра. Сүз – музыканы, ә музыка сүзне көчәйтсен өчен, без бу фестивальдә җырлар һәм романслар, опералар һәм музыкаль комедияләр, хор һәм ансамбль әсәрләрен башкарачакбыз”, – дип ассызыклады Вадим Дулат-Алиев.

“Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален үткәрү – татар милли сәнгатенә бәйле чараларны берләштерү алымы булып тора. Бу яктан караганда, әлеге теманы тирәнрәк өйрнерггә мөмкинлек туа, — дип ышана профессор Әлфия Җәббарова. — Мондый фестиваль Казан консерваториясе тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә һәм истәлекле вакыйга булырга вәгъдә итә”.
Әлфия Җәббарова сүзләренчә, фестиваль чараларына килә алган һәркем туган тел, көй, театральләштерү матурлыгына чумачак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү