Кайсы авылларда почта бүлекләренең төзекләндереләчәге билгеле

Республикада “Татарстан почтасы”ның авыллардагы биш бүлеген төзекләндерәчәкләр. Бу максатка 30,7 млн сум биреләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында тиешле тендер пәйда булган.

Документларга караганда, почта бүлекләрендә идән-түшәм, диварлар, кабель системалары, яктырткыч, мебель – барысы да диярлек яңартылачак. Моннан тыш һәр бүлекнең территориясе төзекләндереләчәк.
Шулай итеп, Апас районы Каратун авыл җирлеге, Чүпрәле районы Городище авылы, Югары Ослан районы Югары Ослан авылы, Чирмешән районы Чирмешән авылы, Яшел Үзән районы Большие Ключи авылындагы почта бүлекләре яңартылачак.

Эшләрне килешү төзегәннән соң 120 көннән дә соңга калмыйча төгәлләү күздә тотылган. Заказчысы – “Россия почтасы” акционерлык җәмгыяте. Тендерда катнашуга заявкаларны 5 майга кадәр тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү