Белем алу һәм дәвалануга кире кайтарыла торган салым өлешен арттыру турында закон кабул иткәннәр

Салым вычетын бирү өчен исәпкә алына торган чыгымнарның максималь күләме белем алуга 50 мең сумнан 110 мең сумга кадәр җитәчәк.

Дәүләт Думасы, Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы нигезендә, белем алу һәм дәвалануга салым вычетларын арттыру турында закон кабул иткән. Бу хакта ТАСС яза.

Шулай итеп, баланы укытуга салым вычетын бирү өчен исәпкә алынучы чыгымнарның максималь күләме – 50 меңнән 110 мең сумга, үзеңә уку, дәвалану, дарулар сатып алуга – 120 меңнән 150 мең сумга җитәчәк.
Моннан тыш Россиядә җитештерелгән югары технологияле җиһаз сатып алу чыгымнарына карата да артыклык коэффициенты – 1,5 коэффициенты кулланылачак. Закон рәсми төстә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.


Фикер өстәү