Дәвалану һәм белем алуга кире кайтарыла торган салым күләме артачак

Россиядә балалар укыту, шулай ук дәвалану һәм дарулар сатып алуга тотылган акчаның бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге бирердәй социаль салым вычетлары артачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенда Юлламасында белдерде.

“Балаларны укыту чыгымнары буенча кире кайтарыла торган социаль салым вычетын елына 100 мең сумга (хәзер 50 мең сум) җиткерергә тәкъдим итәм. Ә ата-аналарның үзләренә белем алу, шулай ук дәвалану һәм дарулар сатып алу чыгымнары буенча – 150 мең сумга (хәзерге вакытта – 120 мең сум)”, – дип белдерде Владимир Путин.

Президент әйтүенчә, кире кайтарыла торган салым күләмен арттыру гаиләләргә иң мөһим проблемаларын хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк.

“Әлбәттә, вычетның күләмен генә түгел, аңа ихтыяҗны да үстерергә кирәк. Ул кешеләргә интернет аша, тиз, һәм артык мәшәкатьсез бирелергә тиеш”, – дип өстәде Президент.


Фикер өстәү