Зилә Вәлиева: «Президент Путин халыкның бердәм булуына басым ясады һәм һәр кемнең җиңүгә үз өлешен кертергә тырышуын әйтте»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасына карата үз фикерен җиткерде. Аның әйтүенчә, Президентның чыгышыннан күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин иде.

«Әлбәттә, махсус хәрби операция турында сүз булмыйча калмас иде. Президент чыгышын шуннан башлады. Бу хакта күп мәгълүмат бирде. Чыгышының азагы да шуңа бәйле иде. Президент бу теманың мөһимлеген аңлап, хәрбиләребезне кайгырту турында да әйтте. Бу анда катнашучыларга, яралыларга ярдәм дә, башка төрле чаралар да. Шушы хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләрен аерым игътибарга алу турында да сүз булды. Президент моны кат-кат әйтте. Бу эштә бюрократия булмаска тиеш, диде. Ул моны Президент буларак та түгел, иң элек кеше буларак әйтте, – диде Зилә Вәлиева.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан килеп торган хәбәрләрне һәркем акылы белән дә, йөрәге белән дә кабул итә. «Борчылу һәммәбездә бар. Фронттагы егетләр турында сөйләгәндә дә, аларның батырлыклары турында телгә алганда да, Юлламага килгән халык торып басып, кул чапты. Президент Путин халыкның бердәм булуына да басым ясады һәм һәр кемнең җиңүгә үз өлешен кертергә тырышуын әйтте. Мин аның фикере белән тулысынча килешәм. Бу эштә аз һәм күп дигән сүз була алмый. Зур эшмәкәрләр ярдәм күрсәтәме, әллә пенсиясеннән өлеш чыгаручы апа-абыйлармы, ихлас хатлар язган мәктәп балаларымы – безнең халык чынлап та ярдәмчел ул. Кайда гына, нинди генә фондлар ачылмасын, ул фондлар булышырга теләк белдерүчеләр белән шул ук көнне тула. Кем ничек булдыра, шулай булыша. Ул ярдәмне үлчәүгә салып булмый. Юлламада Президентның җәмгыятькә рәхмәте дә яңгырады. Бу һәр оешмага, һәр кешегә рәхмәт», – диде ул.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, катлаулы вазгыятькә карамастан, Юлламада илнең икътисадый-социаль киләчәге ничек буласы турында да сүз булды. «Бер генә проект, программа гамәлдән чыкмаячак. Төзелеш, инфраструктура, икътисадый үсеш, дисеңме, һәр тармак үз эшен башкара икән, аңа дәүләт ярдәм күрсәтәчәк. Юлламада һәркем үзен борчыган сорауларга җавап тапкандыр», – диде ул.


Фикер өстәү