Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы киләсе елга күчерелергә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы 2023 ел башына күчерелергә мөмкин. Бу хакта ТАСС үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

Агентлык чыганагы быел юлламаны көтүдән мәгънә булмаячагын әйткән.
Кичә массакүләм мәгълүмат чаралары Владимир Путинның 27 декабрьдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясарга мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Әмма Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әлеге мәгълүматны кире каккан. “Юк, дөрес хәбәр түгел бу”, – дип белдергән ул журналистларга.
Мода кадәр исә Мәскәү Кремле вәкиле яңа ел алдыннан Россия Президентының гадәттәге зур матбугат конференциясе булмаячагын әйткән иде.


Фикер өстәү