Контракт буенча хезмәт итүче егетне әнисен соңгы юлга озатырга кайтарганнар

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итүче Байморза авылы егете Роман Яковлев белән очрашты. Бу хакта «Кайбицкие зори»  хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев беләнМәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков та катнашкан.

Роман Яковлев, әнисе кинәт вафат булу сәбәпле, кыска вакытлы ялга кайткан. Ялдан соң егет кабат үзе хезмәт иткән хәрби частькә юл тотачак.

Район башлыгы аңа үзен саклап йөрергә, аның белән бергә хезмәт итүче якташларына туган ягыннан сәлам тапшырырга кушкан, аларның җиңү яулап, тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуын теләгән.


Фикер өстәү