Людмила Захарова: «Улыгыз очкан вертолетны бәреп төшергәннәр. Кайда икәнлекләрен белмибез», диделәр»

Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туып-үскән малайның балачак хыялы була бу. Бары тик үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән тормышка да ашыра ул аны.

Ана күңеле

Ни кызганыч, гомере кыска була Германның.

– 24 февраль көнне иртүк киленебез Карина шалтыратты, – дип искә ала әнисе Людмила Сергеевна. – Герман Кырым Республикасындагы Джанкой шәһәрендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итә иде. Киленебез шунда яши. Хәрби операция турында ишеткәнбезме-юкмы – шуны беләсе килгән, күрәсең. Башта сораштырды. Аннан: «Анда өйрәнүләр генә бара. Барысы да әйбәт булыр», – дигән булды. Тик ахыр чиктә Германның да шунда икәнлеген барыбер әйтмичә түзә алмады. Хәер, мин ул шалтыраткач ук сизенгән идем инде. Юкка гына хәрби операция турында сүз башламады бит. Ана йөрәген алдалап буламыни?! Моңа кадәр дә командировкаларда күп булды Герман. Кая җибәргәннәре, андагы хәлләр турында беркайчан да сөйләмәде. Шалтыратса да, барысы да әйбәт, дип ике сүз генә әйтә иде. Смс язса да, шуннан артмады. Сораша башласак, бик тиз туктатты. Бу арада элемтәгә чыгып булмас, 2–3 көннән үзем шалтыратырмын, дип кисәтеп куярга да онытмады. Кыскасы, безне бер дә борчырга теләмәде. Күнегеп булмаса да, без бу хәлләрне ничектер үзебезчә кабул итәргә өйрәнгән дә идек инде.

8 март көнне төштән соң Герман хезмәт иткән частьтан шалтыратып: «Улыгыз очкан вертолетны бәреп төшергәннәр. Кайда икәнлекләрен белмибез», – дип хәбәр иттеләр. Экипаж составында өч кеше – пилот, бортчы һәм штурман. Герман өлкән лейтенант званиесендә, штурман иде. Ул вакытта алар заданиегә бер эскадрилья – дүрт вертолет бергә очканнар. Әйләнеп кайта алмаганнар… Безнекеләр тулы составта хәбәрсез югалган дип исәпләнгән, ә калган экипажлардан частька кайтучылар да, әсирлеккә эләгүчеләр дә, хәбәрсез югалганнар да булган. Шул вакыттан бирле көне-төне берәр хәбәр көттек. Хәрби часть белән гел элемтәдә тордык. Әлбәттә, ышанып җитмәсәк тә, яхшыга өметләндек. Әмма 22 сентябрьдә күңелнең иң тирән җирендә пыскып торган өмет киселде…

Безне Ростовка чакырдылар. Әтисе Василий белән бергә киттек. Джанкойдан киленебез килде. Карина педагогия институтында өченче курста укый. Ярты ел гына бергә яшәп калдылар. Ул вакытта без дә Кырымга туйга барган идек. Коронавирус булганлыктан, бәйрәмне әллә ни зурлап үткәрмәделәр. Яңа туганнарыбыз белән очрашып, аралашып кайттык. Герман белән соңгы күрешүебез дә шунда булган икән.

Ростовта безне тиешенчә каршы алдылар. Германны танып белергә ирем белән икәү кердек. Улыбызның кесәсендә машина, фатир ачкычы бар иде. Карина шундук үзләренеке икәнен танып алды. Шуңа да ДНК анализларын ясаганчы ук аның Герман булуына бернинди дә шик калмады. Вертолетны Николаев өлкәсенең Калиновка авылы янында бәреп төшергәннәр. Аннан соңгы хәлләр ничек булгандыр, бу хакта безгә берни дә сөйләмәделәр. 3 август көнне алмашу максатыннан экипаж cоставындагы хәрбиләрнең гәүдәләрен үзебезнекеләргә тапшырганнар. Алып кайтып, авылыбыз зиратына җирләдек. Район җитәкчеләре дә, хәрби комиссариатныкылар да бик кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Җирле үзидарәдә эшләүчеләр, авылдашлар, мәктәп балалары – барысы да булыштылар. Рәхмәт үзләренә. Онытмадылар, шунысы күңелне сөендерә. Үзебез өчен дә, авылдашлар, дус-туганнары өчен дә Герман – чын каһарман, туган илен, туган җирен саклаучы үрнәк кеше. Укучылар аңа багышлап аерым бер почмак ясап куйдылар. Мәктәп янәшәсенә истәлек тактасы элделәр. Күңелгә бик авыр булса да, горурлык хисе барыбер ташламый. Беркайчан да бирешмәде, сыгылып төшмәде, кешелеген җуймады, батыр булды улыбыз.

Горурлык

Мәктәптә батыр якташларына шундый зур игътибар бирүләре юкка гына түгел. Нәкъ менә шушында канат ярган, хыялын тормышка ашырырга юл тапкан укучы бит ул.

– Минем очасым килә, дип бәләкәйдән аптыратып йөрде, – дип искә ала Людмила Сергеевна. – Баштарак, сабый бит әле дип, игътибар да итмәгән идек. Әмма тора-бара бу хыялның барыбер тормышка ашачагына төшендек. Әзерләнә торсын дип, 6 нчы сыйныфка Түбән Камадагы кадетлар мәктәбенә керттек. Тик бер ай укыдымы-юкмы икән, чирләп китте. «Өйгә кайтасың киләме?» – дип сораган идек. Килә, диде. Бала бит инде, җитмәсә, хәле дә әллә ни түгел иде. Алып кайттык. Яңадан берәр нәрсә килеп чыкмасын дип, үзебезнең янда гына калдырырга булдык. Шуннан соң ничектер улымның бу хыялы сүнгән кебек тоелган иде. Искә дә алмады, сөйләмәде дә кебек. 10 нчы сыйныфка җиткәч: «Улым, укырга кая китәрсең икән?» – дип үзем сүз башладым. Ул миңа гаҗәпләнеп карап торды да, болай да беләсез бит инде дигәндәй: «Вертолетта очарга өйрәнергә инде», – дип куйды. Шулай итеп, укуны тәмамлагач, Сызраньдагы хәрби авиация училищесына китеп барды. «Очучы була алмасам, инженер һөнәрен үзләштерермен, вертолетлар төзәтермен», – диде. Беребез дә каршы килмәдек. Хәер, ул барыбер үз дигәнен эшләгән булыр иде. Училищеда укуын тәмамлагач, тагын бер гаҗәеп таланты белән гаҗәпләндерде: бик матур картиналар иҗат итә башлады.

Апасы Вера белән аралары 11 ай гына, Герман 1996 елда туган. Мәктәптә дә бер сыйныфта укыганнар.

– Герман күпкә яхшырак укыды. Миңа начаррак билге куйсалар, үземә караганда да ныграк кайгыра иде, – ди Вера. – Бик дус яшәдек без аның белән. Яхшы укыгач, мин генә түгел, сыйныфташлар да аннан гел ярдәм итүен үтенделәр. Ә болай, башкалар кебек үк гап-гади малай иде ул. Машинада йөрергә бик кызыкты. Җай туры килгән саен, руль артына утырырга карый иде. Әмма очу аның төп теләге булды. Авылда әллә ни майтарырга мөмкинлекләр юк, түгәрәкләр дә эшләми, шуңа күрә беренче чиратта сәламәтлеген ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә тырышты. Хәер, авыл баласының көндәлек тормышы үзе спорт иде инде ул. 4 нче сыйныфтан соң күрше авылга, җиде чакрым ераклыктагы Яңа Тимошкино мәктәбенә йөреп укыдык. Кыш көне чаңгыга бастык. Йорттагы физик көч сорый торган эшләр дә энем җилкәсендә булды. Нык булып үсте ул, чын егет булып җитеште. Бары тик хәрби кеше булырга хыялланды. 10 нчы сыйныфта укыганда документлар җыя башлады. Бик күп медицина комиссияләре үтәргә туры килде аңа. Башка уку йортлары турында хәтта уйлап та карамады. Мин, аптырагач, керә алмаса, бөтенләй утырып калмасын инде дип, документларының күчермәләрен Казанга, КАИ белән КХТИга илтеп бирдем. Хәтта кабул итү комиссияләренә дә үз телефон номерымны калдырырга туры килде. Икесенә дә үтте. Документларыгызны алып килегез дип шалтыраттылар. Ә Герман минем бу тырышлыкларыма кулын гына селтәде. Күрәсең, үзенең һичшиксез хәрби училищега керәчәгенә ышанган иде. Елына ике тапкыр чираттагы ялларын да гел авылда үткәрде энем. Әти-әнием икесе дә – эш кешеләре. Әтием – сак хезмәтендә, әнием – кибетче. Герман алар өчен төп таяныч булды. Училищеда укыган елларында Самара шәһәрендә Җиңү көненә багышланган хәрби парадта катнашты. Шунда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләделәр. Энем бик аз яшәп калды, әмма ул үзенең кыска гына гомерен Ватаныбызны саклауга багышлады, үз алдына куйган тормыш кагыйдәләреннән бер адым да читкә тайпылмады.

…Людмила Сергеевнаның исә бер теләге бар.

– Тынычлык урнашкач улым һәлак булган җиргә, Калиновка авылына барып кайтырга хыялланам. Авыл халкы арасында күрүчеләр, бу хәл турында белүчеләр бар дип уйлыйм. Алар белән сөйләшер, аралашыр идем. Бу гамәл йөрәгемә тынычлык иңдерерме – белмим. Әмма улымның язмышын ачыклыйсым килә, – диде ул.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү