Һинд тозагына төшкән икътисад: артык рупияләрне кая куярга?

Германиянең федераль канцлеры Шольц: «Украинадагы сугыш хәрәкәтләре хәл ителсә, Россия Германия белән эшлекле мөнәсәбәтләрен торгыза алыр иде», – дигән белдерү ясады. Шольцның сагышы аңлашыла, чөнки бизнес – җинаятьчелек кебек үк, интернациональ күренеш ул. Дус илләрнең кайсына да булса килеп төшәсең икән (дус булмаганнарга безне бик кертмиләр бит инде), эшмәкәрләрне синең милләтең, кайсы илдән килгән булуың бик кызыксындырмый, кесәңдәге акчаң мөһимрәк.

Риелторлар, әйтик, сиңа фатирны кыйбатка арендага биреп яисә сатып кинәнәчәк, банкирлар синең үзләрендә хисап ачуыңа сөенәчәк һәм башкалар. Җирле халык бик сөенеп китмәс, бәлки, әмма бизнес кочагын җәячәк. Үткән тәүлекләрдә генә американнар Казахстанга «Мир» карталары белән эшләргә рөхсәт иттеләр. Бу – шиксез, Токаев дипломатиясе нәтиҗәсе. Казахстан Президенты исә илгә Россия капиталы күбрәк килсен дип тырыша. Шольц та шулай ук. Немец товарлары белән Россия базарына үтеп керә алса, арзанлы нефть һәм газга тиенсә, Германия үз икътисадын берникадәр вакытка булса да упкыннан тартып чыгара алачак. Ил лидерына тагын ни кирәк?!

Россиягә кертелгән санкцияләрнең мәгънәсе дә шунда: Мәскәү өчен базарларны тарайтып, аны яктан егу. Соңыннан, егылган илгә үз ихтыярыңны тагып, базарын яулап алу кыен түгел. Элекке югалтулар бише белән кире кайтачак. Шуңа исәп тоталар.

Азия базары белән генә чикләнү Россиягә зур проблемалар тудыра, моны танмыйча булмый. Әйтик, Һиндстан белән сәүдәне генә алыйк. Әйе, бездә шундый сөенеч бар: Көнбатыш алмаса, безнең нефтьне моңарчы алмаган индуслар күпләп ала. Ни аерма бар? Кызганыч, бар шул. Бердән, Азия гигантлары бездән «кара алтын»ны бик зур ташлама белән ала. «Демпинг» дигән нәрсәдән файдаланмый булмый. Бу башка көндәшләрне базардан этеп чыгару өчен бәяләрне чамасыз төшерүне аңлата. Россиянең Азия базарларында җир маен демпингка сатуы Якын Көнчыгыштагы нефть державаларының ачуын китерә башлады инде. Бу озак сроклы перспективада гарәпләр белән конфликт килеп чыгу мөмкинлеге турында сөйли.

Әмма эш анда гына да түгел. Индуслар бездән чималны рупиягә сатып алуны алга сөрәләр. Мәскәү, башка базарлар тапмагач, килешергә мәҗбүр. Рупия исә – бик йомшак валюта. Аның бер дә дәрәҗәсе юк. Соңгы ике елда ул сумга карарата 25 процентка очсызланган. Болай да арзанга сатасың, валюта йомшарып, аны тагын да арзанайта. Эш моның белән генә дә төгәлләнми әле. Һиндстанга Россия экспорты күләме алардан без импортлаганга караганда берничә тапкыр артык. Артык рупияләрне кая куясың? Беркемгә дә кирәкми, бернигә дә ярамый торган кәгазьләр белән банклар тула. Һиндстаннан товар сатып алуны арттырырга мөмкин, әлбәттә. Әмма белгечләр әйтүенчә,товар әйләнешен барыбер баланслап булмаячак. Ноябрь аенда индуслар диңгез аша сатылган Россия нефтенең 40 процентын сатып алганнар икән. Кытай, мәсәлән, 5 процентын гына. Стратегик чималны тагын файдасыз кәгазьгә сатабыз бит.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү