Автобус белән юл һәлакәтендә 11 яшьлек кыз зыян күргәннән соң җинаять эше кузгатылды

Татарстанда пассажир автобусы белән йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәтләреннән соң «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Биектау районында юл һәлакәте булды. Анда 11 яшьлек кыз зыян күргән. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре үткәрелә.


Фикер өстәү