14 декабрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара маймыл көне

Бу рәсми булмаган бәйрәм мәзәк буларак барлыкка килә. 2000 елда Мичиган штаты университеты студенты Кейси Сорроу дустының календаренда 14 декабрьне «Маймыл көне» дип билгеләп куя. Уйнап башланган эш уйламаганда-көтмәгәндә студентлар бәйрәменә әверелә. Бу көн Кейси Сорроу рәссам булып җитешеп, Маймыл көнен атналык комик сериалларга керткәннән соң популярлык казана. Бәйрәм башта тиз генә АКШта тарала, аннан башка илләргә күчә. Бу көнне ел саен маймылларга багышланган төрле чаралар – карнаваллар, аукционнар үткәрелә. Алар хайваннарның бу төренә игътибарны җәлеп итү өчен оештырыла.

 45 ел элек (1977) авыр транспорт вертолеты Ми-26 беренче очыш ясый

Аны очучы-сынаучы Гурген Карапетян үткәрә. Вертолет коралланган 85 десантчыны яки 20 тонна йөкне күтәрә ала. 1980 елда ул серияле төстә җитештерелә башлый.

75 ел элек (1947) СССР Министрлар Советы һәм ВКП(Б) ҮК ның «Акча реформасы үткәрү һәм азык-төлек, сәнәгать товарларына карточкаларны юкка чыгару турында» гы карары дөнья күрә

Бөек Ватан сугышы чорында илдә  акча массасы берничә тапкыр арта. Моннан тыш, азат ителгән территорияләрдә СССР икътисадын җимерү ниятеннән немецлар тарафыннан эшләнгән ялган акчалар да күп була.

Акча реформасы 1947 елның 16-29 декабрендә үткәрелә, ягъни иске 10 сумлык яңа бер сумлыкка әйләнә. 1947 елның 16 декабреннән карточка системасы юкка чыгарыла. Бу система 1941 ел ахырында Мәскәүдә һәм Ленинградта кертелә, ә 1942 ел ахырына исә 58 шәһәрне колачлый.

 79 ел элек (1943) ВКП (б) Үзәк Комитеты карары белән СССР Дәүләт гимны раслана

1917 елгы Февраль революциясенең беренче айларында гимн сыйфатында «Русская Марсельеза» җыры кулланыла. Бу Петр Лавровның француз көенә иҗат ителгән җыры була.  1918 елда аны «Интернационал» алыштыра. 1943 елда СССРның яңа гимнына бәйге оештырыла. Анда 170 композитор һәм 19 шагыйрь катнаша. 1943 елның 14 декабрендә Александр Александровның Сергей Михалков һәм Эль Регистан  сүзләренә язылган җыры гимн буларак раслана. Дәүләт гимны беренче тапкыр  радиодан 1944 елның гыйнварында яңгырый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү