Яңа ел алдыннан мошенниклар кармагына эләгүдән сак булырга киңәш итәләр

Белгечләр Яңа ел алдыннан мошенниклар кармагына эләгү куркынычы турында кисәтә. Интернет-кибетләрдә бүләкләргә заказ биргәндә аеруча сак булырга кирәк. Юкса, мошенниклар сайтына эләгеп, акчаны шуларга күчерү ихтималы бар.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев RT хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, бәйрәмгә еш алына торган бүләкләр – йорт хайваннары, көнкүреш техникасы, сәгать, хәмер эчемлекләрен сатуда алдау очраклары аеруча күп күзәтелә. Шуңа күрә белгеч иң элек сатучыларның сайтларын игътибар белән тикшереп чыгарга, сәүдәгәрләр белән төрле мессенджерлар аша аралашуга күчмәскә киңәш итә.


Фикер өстәү