Татарстанда айлык социаль юлда йөрү билеты кыйммәтләнә

Татарстанда айлык социаль юлда йөрү билеты, шул исәптән балалар өчен дә, кыйммәтләнә. Аларның бәясе 6,2 һәм 6,3 процентка арта, дип хәбәр итә “Реальное Время” басмасы.

Киләсе елда социаль «проездной» (аерым алганда, пенсионерларга, пенсия алды яшендәгеләргә бирелә) өчен аена 581 сум түләргә кирәк булачак. Быел аның бәясе  – 547 сум. Димәк, 34 сумга кыйммәтләнә дигән сүз.

Балаларга айлык социаль юлда йөрү билеты хакы 21 сумга арта. Быел ул 333 сум торса, 2023 елда 354 сум тәшкил итәчәк. Яңа тарифлар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Аларны Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы контрольдә тотачак.

Исегезгә төшерәбез: республикада киләсе елга юлда йөрүгә субсидияләр расланды. Ятим балаларга, мәктәп-көллиятләрдә белем алучыларга (укуларын тәмамлаганчы, әмма 18 яшькә кадәр генә), шулай ук күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә субсидия күләме 354 сум  булачак.


Фикер өстәү