Татарстанда каты авырулы балаларның катетер белән тәэмин ителмәвен тикшерәчәкләр

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда каты авырулы балаларның мөһим медицина кирәк-ярагы белән тәэмин ителмәвен тикшерү турында җиткерүне таләп иткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, республикада дәвалап булмый торган чирдән – умыртка сөяге чиреннән интегүче балалар үзләре өчен бик кирәкле катетерлардан мәхрүм калган. Махсус катетерлар вакытында һәм бушлай бирелергә тиеш. Әмма инде икенче ел рәттән алар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булып тора икән. Шул сәбәпле ата-аналарга барысын да үз хисабына сатып алырга туры килгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә “Эшкә салкын карау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Республика Социаль иминият фонды мохтаҗларны кирәкле медицина әйберләре белән тәэмин итүгә килешү төзегән дә инде.

Тикшерү комитеты башлыгы комитетның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең барышы турында җиткерүне йөкләгән.


Фикер өстәү