Аэропорт янындагы складта бик көчле шартлау булган: 17 яшьлек егетнең гомере өзелгән

Узган төндә Ташкент аэропорты янындагы складта бик көчле шартлау булган. 163 кеше зыян күргән, 17 яшьлек егетнең гомере өзелгән. Бу хакта “Газета.ru” Үзбәкстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Министрлык мәгълүматлары буенча, “Интер Логистика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте складындагы шартлау бинага яшен сугуга бәйле. Янгын әле һаман сүндерелмәгән. Шартлаудан күршедәге биналар һәм торак йортлар җимерелгән. 2006 елгы үсмер һәлак булган. Зыян күрүчеләр саны 163 кешегә җиткән, шуның 24е хастаханәгә озатылган. Калганнары медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Моңа кадәр Baza телеграм-каналы язганча, тәрәзә янындагы караватта йоклап ятканда 17 яшьлек үсмернең муенына кыйпылчык килеп эләккән. Канал мәгълүматлары караганда, тагын биш бала кыйпылчыклардан җәрәхәтләнгән. Алар хастаханәдә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Интер Логистика» складында электромобиль аккумуляторлары шартлаган.


Фикер өстәү