Татарстанга антициклон үтеп керү сәбәпле, бик җылы һава урнашты. Бу көннәрдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +13…+18 градуска кадәр күтәрелде. Әмма һава торышы үзгәрә: озакламый республика төньяк циклоны йогынтысына эләгәчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 13 апрельдә берникадәр салкынайта: көндез һава температурасы +8…+13 градус кына булачак. Төнлә +3…+8. Кыска вакытлы яңгыр көтелә. Якшәмбе – 14 апрельдә явым-төшем ихтималы аз. Көндез +9…+14, төнлә -2…+3 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында көндезге сәгатьләрдә +10…+15 градус булачак. Шулай ук яңгыр көтелә.
Сүз уңаеннан, белгечләр Татарстанда 20 апрельгә кадәр уртача һава температурасының нормадан 4 градуска югарырак булачагын фаразлый. Республика өчен бу чорда норма +5,9 градус, Казан өчен +6,3 градус.