Бүген Татарстанда 552 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Бүген Татарстанда 552 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Алдагы көнне чир йоктыруның 514  очрагы теркәлгән булган. «Стопкоронавирус.рф» хәбәр иткәнчә, 77 сырхау (бер көн элегрәк – 35) хастаханәгә салынган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда инфекция ияртүнең 160234 очрагы рәсми теркәлгән. 151326 кеше савыккан, шул исәптән 103е – соңгы тәүлектә (алдагы көнне – 78). Шул ук вакытта төбәктә тагын 2 кешенең коронавирустан вафат булуы рәсми танылган. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны 2003кә җиткән.

Авыру көчәю сәбәпле, Роспотребнадзор битлек киеп йөрергә киңәш итә. Хөкүмәт карарында да шундый ук тәкъдим бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август азагында коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңартып җибәрде.


Фикер өстәү